tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш районында “Әтрәч укулары” узды
Тәтеш районында “Әтрәч укулары” узды

Тәтеш районында “Әтрәч укулары” узды

Үз тарихын барлаган халыкның киләчәге бар. Бу нисбәттән, Тәтеш районында яшәүче милләттәшләребезнең күркәм чараларына сокланмыйча мөмкин түгел. Аларның берсе –  Әтрәч авылында узучы “Әтрәч укулары”. Быел ул 15нче тапкыр үткәрелде.

13 июньдә узган “Әтрәч укулары“нда район, авыл халкы белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид хаҗи Мифтахов, ”Мирас” журналы мөхәррире шагыйрь Ләбиб Лерон, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, галим Харис Бәдретдинов, Җәмил хәзрәт Маннанов, Данил хәзрәт Җиһаншин, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов, Тәтеш районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, Тәтештәге милли оешма җитәкчесе Асия Ибраһимова, Апастан Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев,”Авангард” газетасы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

БТКның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид хаҗи Мифтахов кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәләмнәде. Шулай ук ул татар халкының үсеше өчен саллы хезмәт куйган Кече Әтрәч мәдәният йорты директоры Хәлил Максумовны һәм “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиевны конгрессның “Бердәмлек” медале белән бүләкләде.

Дини укуларны Тәтеш районы мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов ачты. “Әтрәч укулары” (бу укуларны икенче төрле “Шәфкать-Шәриф дип тә атыйлар) кысаларында быел да Изгеләр зираты янында әрвахлар рухына дога кылынды.Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов үз чыгышында Изгеләр җиренең тарихыбызны, мәдәниятебезне саклауда тоткан урынын ассызыклады һәм чараны оештыручыларга үз исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин чарада катнашучыларга дини мирасның кыйммәте хакында сөйләде. Тарихи җирлеккә сакчыл караш кирәклеген искәртеп, ”Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Роза Сафиулловага Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды. Чарада катнашучылар Зур Әтрәч авылындагы укуларны рәсмиләштерүгә күп көч куйган Татарстанның халык язучысы Туфан ага Миңнуллин рухына да дога кылдылар.

”Әтрәч укулары”на нигез салучыларның берсе төбәкне өйрәнүче Мөнир ага Вәлиев Болгар бабаларыбыздан калган тарихи мирасны саклап, киләчәк буыннарга тапшырырга чакырды.Укуларда катнашучылар “Изгеләр чишмәсе”ндә булып, әтрәчлеләрнең сый –хөрмәтенә рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Гөлнур Айзат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*