tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче китап Президентка
Беренче китап Президентка

Беренче китап Президентка

Финляндиядә яшәүче якташ татарларыбызның тарихы турында “Татары Финляндии: история, интеграция, сохранение идентичности” исемле яңа китап дөнья күрде. Аның авторы – фәлсәфә фәннәре докторы, Финляндия Ислам җәмәгате имамы, сафаҗайлы якташыбыз Рамил Беляев. Ул шушы эзлекле фәнни-практик хезмәтенең татлы җимешен 3 июнь көнне Татарстанның милли китапханәсендә тәкъдим итте. Бу чарада тарих белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре белән беррәттән күренекле якташларыбыз, Казаннан Рифат Фаттахов (Актук) һәм Мәскәүдән Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов (Краснай) катнаштылар.

Ә икенче көнне Рамил Фәрит улы бу китапны беренче итеп тантаналы-рәсми рәвештә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк итте (фотода), чөнки нәкъ аның әмере буенча бу китапның барлык чыгымнарын милли Республика үз өстенә алган.

Бу турыда язып чыккан булсак та, искәртеп үтү артык булмас. Финляндиядә яшәүче якташ- милләттәшләребезнең тарихын Рамил хәзрәт 2004 елда, Коломна дәүләт педагогика институтының тарих факультеты студенты буларак, өйрәнә башлый һәм диплом эшен нәкъ шул темага багышлый. Хельсинки университетында укыганда да ул бу хезмәтен дәвам итә, хәтта фәнни диссертация темасы итеп ала һәм әлеге китапның нигезенә шул хезмәтләр ята да.

Китап җиде өлештән тора. Беренче өлешендә гомуми татар милләтенең тарихы чагыла. Калган өлешләре Суомида яшәүче дин кардәшләребезенең тарихы белән бәйле. Финляндия татарларының тарихы Түбән Новгород өлкәсендә татар авылларының барлыкка килүләре белән башлана һәм бүгенге көн белән тәмамлана.

Шул көннәрдә генә Рифат Фәттахов белән телефоннан аралашып алдык һәм Рамил хәзрәттә бу китапны туган якларында да тәкъдим итү теләге барлыгы ачыкланды. Сер итеп кенә шуны да әйтим әле, Рифат Әхмәт улы туган якларына Рәшит Ваһапов Халыкара фестивале лауреатлары концертлары белән кайтмакчы. Һәрхәлдә, бу турыда сөйләшүләр алып барыла инде.

Ихластан Рамил Фәрит улы Беляевны яңа китабы белән котлыйбыз, милләтебез файдасына кылган гамәлләрендә уңышлар телибез! Аның бу хезмәте туган якларында да укучыларын табар, ә икенчеләре, үз чиратларында, телебезнең киләчәге куркыныч тудырганда фин татарлары мисалында милләтебезне саклап калу үрнәген кулланышка алыр, дип ышанасы килә.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

P.S. Газетаны басмага тапшырыр алдыннан, Рамил хәзрәт безнең белән элемтәгә чыкты һәм “Туган як” газетасы аша үзенең чиксез рәхмәтләрен китапны бастыруга зур ярдәм күрсәткән Татарстан президенты Рөстәм Нургали улына, Бөтендөнья татар конгрессы “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразыевка һәм презентациягә килгән Җәфәр хаҗи белән Рифат Әхмәт улына ирештерүебезне үтенде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*