tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Республикасына бара
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Республикасына бара

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Республикасына бара

16 июнь көнне Ташкент шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашачак.

Очрашуның модераторы – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Чара барышында Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе Ришат Нәбиуллин, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге каршындагы татар яшьләре Шурасы әгъзасы Назыйм Исмәгыйлев, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә әгъзасы, Үзбәкстан Республикасының Беренче Президенты Ислам Кәримов исемендәге фәнни-агарту мемориаль комплексының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ринат Шиһабетинов, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе урынбасары, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарованың чыгышлары көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*