tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тимершыкта 95 яшьлек Гөлҗиһан әбинең оныклары Яңа ел очрашуына җыелды
Тимершыкта 95 яшьлек Гөлҗиһан әбинең оныклары Яңа ел очрашуына җыелды

Тимершыкта 95 яшьлек Гөлҗиһан әбинең оныклары Яңа ел очрашуына җыелды

Тимершык мәдәният йортында Гаилә елы кысаларында Гөлҗиһан оныкларының «Туганлык арасы, булмыйдыр яңасы» дип аталган очрашу бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәмнең беренче өлешендә барлык онык-оныкчыклар 95 яшьлек әбиебез өенә җыелдылар. Анда истәлекләр белән уртаклашып, чәй өстәле артында сыйландылар. Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында балалар өчен күңелле Яңа ел уеннары белән дәвам итте. Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы, төрле җәнлекләр килгән иде.

Туганлык җепләрен ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән әлеге бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*