tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры артистлары карантин чорында киләчәк репертуарга пьесалар сайлаган
Тинчурин театры артистлары карантин чорында киләчәк репертуарга пьесалар сайлаган

Тинчурин театры артистлары карантин чорында киләчәк репертуарга пьесалар сайлаган

Карантин чорында Тинчурин театры артистлары утызлап пьеса укыган һәм онлайн чыгышлар ясаган. Тинчурин театры артистлары билгеле сәбәпләр аркасында март аеннан башлап өйдә торган вакытларына нәтиҗә ясадылар.

“Бик күп шигырь китаплары укыдым, пьесалар укып рецензияләр яздык. Заманнан артта калмыйча интернет аша спектакльләр карарга өйрәндек. Ләкин тамашачы барыбер сагындырды”, – диде Тинчурин театрының күренекле артисты Зөфәр Харисов.

“Өлкән буын артистларыбыз телефонга видео төшерергә, интернетка керергә өйрәнделәр”, – дип өстәде Рөстәм Гайзатуллин.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтүе буенча пьесалар уку артистларны формада тотарга булышса, алга таба репертуар сайларга дә ярдәм итәчәк.

Театр карантин дәвамында туры эфирлар алып барды, архив спектакльләрен интернетка урнаштырды. Артистлар гимназияләр белән онлайн дәресләр уздырганнар.

Театрның инстаграм челтәрендә язылучылары арткан – хәзер биредә 20 меңләп язылучы бар. Театр моны потенциал тамашачысы дип саный.

Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*