tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый

Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый

Кәрим Тинчурин театрында 26-27 гыйнварда “Идегәй” татар халык дастаны буенча әзерләнгән спектакльнең премьерасы була. Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итүе спектакльнең тарихи, мәдәни әһәмиятен тагын да арттыра.

Спектакль Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап куела. Дастанда Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкарачак. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов исә Шаһтимер роленә билгеләнгән. Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов – Туктамыш хан, Гүзәл Гайнуллина – Йәникә ролендә.

Режиссер Туфан Имаметдинов “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.

“Идегәй” дастаны тамашачыларда әдәби телебезгә, рухи мирасыбызга, милли мәдәниятебезгә ихтирамны арттырыр дигән өметем зур. Бу Тинчурин театрында яңалык та, борылыш та булачак” -, дип белдерде Туфан Имаметдинов.

«Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә исә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт.

“Идегәй” спектаклендә Тинчурин театрының танылган актерлары: Татарстанның халык артистлары Илгизәр Хәсәнов, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Рөстәм Гайзуллин, Сәлим Мифтахов һәм театр актерлары Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Салават Хәбибуллин,  Артем Пискунов, Эдуард Никитин, Камил Гатауллин, Булат Зиннәтуллин, Илмас Насретдинов катнаша.

Спектакльнең рәссамы – Алия Гайнуллина, хореограф – Марсель Нуриев, хормейстер – Алия Хәмзина, музыкаль җитәкче, дирижер – Ильяс Камал. «Идегәй” спектакленә көйләрне яшь композитор, Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе студенты Фәрһад Бәхтияри иҗат итте.

“Идегәй” спектакле премьерасы уңаеннан, Тинчурин театры музеенда дастанга һәм “Идегәй” әсәрен беренче булып бастырып чыгаручы әдип, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә багышланган күргәзмә дә әзерләнә.

Спектакльгә әзерлек вакытында “Ачык университет” укыту платформасы К.Тинчурин театры белән берлектә татар дастаннарына багышланган “Татар дастаны ни сөйли?” дип аталган яңа курс оештырды. Шул уңайдан Тинчурин театрында язучы, “Идегәй” дастанының бер вариантының мөхәррие Галимҗан Гыйльманов, тарихчы Дамир Исхаков лекцияләр уздырды. Шулай ук «Ачык университет» белем бирү проекты кысаларында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*