tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры драматурглар өчен “Софт татарча” лабораториясе ачыла
Тинчурин театры драматурглар өчен “Софт татарча” лабораториясе ачыла

Тинчурин театры драматурглар өчен “Софт татарча” лабораториясе ачыла

Кәрим Тинчурин театры Габдулла Тукайның әдәби музее белән берлектә драматурглар өчен “Софт татарча” театр лабораториясен башлап җибәрә. Лабораториянең максаты – татарча сөйләшүче робот катнашкан пьеса иҗат итү. Лабораториянең темасы – олы буын татар кешеләренең цифрлы техникага һәм яңа технологияләргә мөнәсәбәте.

Лаборатория барышында драматурглар Тукай музеенда экскурсияләр алып барган “Апуш” исемле робот белән танышачак һәм шушы робот катнашкан пьеса язачаклар.

Лаборатория кураторы – режиссер Туфан Имаметдинов. Пьесаны Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерәчәк. Премьера Тинчурин театрында яңа сезонда узачак һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Цифрлаштыру елына багышланачак. Катнашучылардан гаризалар 30 майга кадәр [email protected] электрон почтасына кабул ителә. Катнашучыдан ни өчен әлеге проектта катнашырга булуы турындагы хат булу яки портфолио җибәрү аеруча хуплана.

Драматургларның беренче очрашуы һәм робот белән танышуы 31 май көнне Габдулла Тукайның әдәби музенда узачак. Лабораториянең шартлары 31 май көнне әйтеләчәк. Проектның нәтиҗәләре 15 сентябрьдә – Тинчурин театрының яңа сезоны ачылган көнне игълан ителәчәк.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*