tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры проекты җиңү яулады
Тинчурин театры проекты җиңү яулады

Тинчурин театры проекты җиңү яулады

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2023 елда тормышка ашырылачак проектлар арасында Тинчурин театрының проекты да бар.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, иң күп тавыш җыйган проектлар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының быел оештырылачак төп чаралар исемлегенә кертелгән. «Театрлар. Өстәмә куелышлар» юнәлешендә татар актрисасы, Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә Тинчуринага багышланган перфоманс белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (909 тавыш, 25,6%) җиңү яулады. Проектыбыз өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

Актриса, мөгаллим Заһидә Тинчурина 1897 елның 13 июнендә Казанда дәүләт киңәшчесе, укытучы, асылзат Шаһбазгәрәй Әхмәров гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килгән. Әнисе Хәдичә морза Алкиннар нәселеннән, Казанның баш полицмейстеры, нәселдән күчүче асылзат Шаһиәхмәт Алкин кызы. Гаилә Казанда хәзерге М. Җәлил урамы һәм Профсоюзлар урамы чатындагы үз йортларында яшәгән.

1905-1908 елларда гаиләсе белән Петербургта яши. Габдулла Кариевның үтенече буенча, «Сәйяр» труппасында уйный башлый. Дүрт ел сәхнәдә трагик һәм драматик рольләрдә, Мохтар Мутин куйган спектакльләрдә уйный.

tinchurinteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*