tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле экскурсияләр башлана
Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле экскурсияләр башлана

Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле экскурсияләр башлана

Драматург, актер, режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” дип аталган экскурсияләр үткәрелә башлый.

Тинчурин театры музей җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова сөйләвенчә, театрда экскурсияләр ике форматта узачак. Беренчесе – театр музеенда һәр сишәмбе, җомга көннәрендә спектакльгә килгән тамашачылар өчен экскурсияләр оештырыла. Экскурсия вакытында Кәрим Тинчурин белән бәйле булган истәлекләр, иҗатына һәм гаиләсенә багышланган кызыклы фактлар сөйләнеләчәк, шәхси әйберләре һәм архив документлары белән танышып булачак. Экскурсия музейда узачак.

Инклюзив экскурсиянең икенче форматы музей белән генә чикләнмичә, бөтен театр белән таныштыруга багышлана. Тинчурин театрының тарихи бинасы һәм данлыклы спектакльләре, танылган шәхесләре, архитектура һәм сәхнә арты, декорация һәм костюмнар – боларның барысын экскурсия вакытында күреп була. Гомумән, экскурсияләр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә, 15:00 сәгатьтә театрның серле урыннарында узачак.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*