tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТИСБИда “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең күчмә утырышы уза
ТИСБИда “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең күчмә утырышы уза

ТИСБИда “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең күчмә утырышы уза

Бүген ТИСБИ идарә университетында “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының күчмә утырышы уза. Анда “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан иҗтимагый палатасы рәисе Александр Фомин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һ.б. катнаша.

Утырышның көнүзәк мәсьәләләре арасында “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең РФ Президентын сайлау кампаниясендәге бурычлары, Татарстан территориясендә гражданнарның сайлау хокукларын тормышка ашыру мониторингында ТР Иҗтимагый палатасы һәм “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү, “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең көньяк-көнчыгыш зонада координация советы рәисен билгеләү. Шулай ук “Татарстан яшьләр сәясәте үсешендә яңа акцентлар турында” дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә узачак.

Иң беренче итеп, Фәрит Мөхәммәтшин РФ президентын сайлау кампаниясе алдыннан иҗтимагый-сәяси һәм социаль- икътисади вәзгыять белән таныштырып үтте. “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең бурычларына тукталып үтте. Ул 2018 елның 18 мартында РФ Президенты сайлауларын үткәрү вакытында сайлаучыларның югары активлыгын тәэмин итү мөһимлеген ассызыклады. Бу юнәлештә оештыру, пропаганда һәм аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*