tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тобольскида себер татарлары фестиваль-бәйгесе үтәчәк
Тобольскида себер татарлары фестиваль-бәйгесе үтәчәк

Тобольскида себер татарлары фестиваль-бәйгесе үтәчәк

Төмән өлкәсенең Тобольск шәһәрендә икенче тапкыр “Сүзге-тора” II Халыкара себер татарлары һәм Евразия киңлегендәге төп халыкларның тарихи-мәдәни мирас фестиваль-бәйгесе узачак.

19-20 майда үтәчәк фестиваль Төмән өлкәсенең “Мирас” төбәк татар иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла. Фестивальгә милли-мәдәни автономияләр, мәдәни үзәкләр, иҗтимагый оешмалар һәм фондлар, халык сәнәгате оешмалары, фольклор коллективлары һәм солистлар, туристлык агентлыклары, фәнни-тикшеренү үзәкләре, студентлар, мәктәп укучылары һәм, гомумән, татар халкы тарихы белән кызыксынучылар чакырыла.

Фестиваль “Вокал”, “Милли уен кораллары”, “Хореография”, “Сәнгатьле сөйләм”, “Декоратив-гамәли сәнгать”, “Иң яхшы милли йорт күренеше”, “Иң яхшы милли аш-су” кебек номинацияләр буенча үтәчәк. Катнашучылар өч яшь категориясендә – 16 яшькәчә, 17-30 яшьлекләр һәм 31 яшьтән өлкәнрәкләр арасында аерым бәяләнәчәк.

Фестиваль кысаларында “Себер татарлары һәм Евразия киңлегендәге төп халыкларның тарихи-мәдәни мирасы: үткәннәр һәм бүгенге” темасына багышланган конференция дә оештырылачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*