tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте “Язлар моңы” фестиваленә әзерләнә
Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте “Язлар моңы” фестиваленә әзерләнә

Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте “Язлар моңы” фестиваленә әзерләнә

Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте оешуга 20 ел һәм Самара өлкәсенең 170 еллыгына әзерләнү кысаларында 2021 елның 4 апрелендә “Язлар моңы” дип аталган ачык шәһәр фестивале узачак. Бу фестиваль татар халкының ана телен, милли җыр-моңнарын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру нисбәтендә 8нче тапкыр оештырыла һәм “Уйнагыз, гармуннар”, “Милли бию”, “Татар җыры” номинацияләрен үз эченә ала.

“Язлар моңы” үзешчән сәнгать фестиваленең абруе елдан ел арта. Соңгы елларда Самара өлкәсендә һәм Тольятти җирлегендә яшәгән бик күп яшь милләттәшләребезнең дә сәхнәгә аяк басулары аеруча куандыра.

Фестиваль Тольяттиның Автозавод районында урнашкан “Автоград” мәдәният һәм сәнгать үзәгендә 13:00 башлана (Юбилейная ур., 8).

Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*