tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тольяттида язлар моңы фестивале узды
Тольяттида язлар моңы фестивале узды

Тольяттида язлар моңы фестивале узды

Бүген Тольятти шәһәренең “ДКИТ” мәдәният һәм сәнгать үзәгендә VII “Язлар моңы” фестивале узды. Гүзәл чара Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәүф Кирасировның сәламләве белән башланып китте.

Быелгы фестивальдә жюрилар һәм җыелган тамашачыларга барлыгы 26 номер тәкъдим ителде, араларында дуэт җырлаучылар да, парлы биючеләр дә, бию коллективлары да катнашты. Конкурс ике номинация буенча узды: җыр һәм бию.

Жигулевск шәһәренең татар иҗтимагый оешмасы рәисе Ирек Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бертавыштан Гран-при га лаек дип яшь җырчы Алмаз Галихановны сайладылар.

Татарстаннан әлеге бәйгене сәламләп Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре Булат Ибраһимов чыгыш ясады, Тольятти шәһәре татарларының тормышында актив эш күрсәткән кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Тольятти тамашачылары алдында Казаннан килгән җырчылар Сиринә Зәйнетдинова һәм Рафаэль Якупов җырладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*