tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән эшмәкәрләре “Ханский стан”, “Медовый край” һәм “СтартАп” проектларын тәкъдим иттеләр
Төмән эшмәкәрләре “Ханский стан”, “Медовый край” һәм “СтартАп” проектларын тәкъдим иттеләр

Төмән эшмәкәрләре “Ханский стан”, “Медовый край” һәм “СтартАп” проектларын тәкъдим иттеләр

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел  ачу комплексында Татарстан Президенты
Р.Н. Миңнеханов катнашында Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре жыенының пленар утырышы узды. Катнашучылар алдында Төмән өлкәсендәге татар эшмәкәрләре тарафыннан гамәлгә ашырылып килә торган проектлар турында  Төмән шәһәренең «Лидер» мәгариф үзәге директоры Ризидә Сайбаталова чыгыш ясады.

Үз чыгышын Ризидә ханым “Ханский стан” комплексы белән таныштырудан башлады. Әлеге комплексны Мәскәү–Казан, Тубыл – Казан юлларында ачарга планлаштыралар. Бирегә килүчеләргә татар ашлары белән сыйлану, намаз уку, төрле форматтагы очрашулар оештыру өчен мөмкинлекләр тудырылачак. Шулай ук Төмәннән килгән вәкил “Медовый край” аграр франшизасы турында да сөйләде. Әлеге проект 5 ел элек татар эшмәкәре Риат Фәйзуллин тарафыннан гамәлгә ашырылган. Килешү нигезендә кешеләргә мобиль умарта корты павильоннары бирелә һәм сатып алучылар бирегә үзләренең бал кортларын урнаштырып эшли башлыйлар. Сезон тәмалангач франшиза хуҗалары кешеләрдән җыелган балны сатып ала. Ризидә Сайбаталова әйтүенчә, әлеге эшкә тотынучыларның беренче сезонда ук 400 мең акча эшләп алу мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә кооперация Төмән өлкәсендәге дүрт райондагы авылларда уңышлы гына эшләп килә. Шулай ук мәгариф үзәге директоры чыгышының бер өлеше “Төмән өлкәсендәге татар эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү ассоциациясе” тарафыннан оештырылган «СтартАп» проектына багышланды. Җитәкчелек тарафыннан проектка 10 миллион сум акча бүленгән. Монда яңа эш башлап җибәрүчеләргә 500 мең сум, әзер хуҗалыгын яхшырту һәм яңарту өчен 3 миллион сум күләмендә грантлар каралган. Чыгышы тәмамлангач Ризидә Сайбаталова Татарстан Президентына “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!” шигаре язылган картина бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*