tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсе татарлары узып баручы елга нәтиҗәләр ясады
Төмән өлкәсе татарлары узып баручы елга нәтиҗәләр ясады

Төмән өлкәсе татарлары узып баручы елга нәтиҗәләр ясады

Төмән өлкәсе татар оешмалары Координацион Советы 2021 нче елга нәтиҗәләр ясау өчен Төмән шәһәренә җыелды. Очрашу Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына әзерлек кысаларында да оештырыла. Советның җитәкчесе – конгрессның Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров катнашты.

Данис Шакиров Төмән өлкәсе татарларын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Данис Шакиров милләттәшләребезгә ел дәвамында конгресс тарафыннан оештырылган чаралар хакында сөйләде, 2022 инче елның “Без бергә, безнең көч-бердәмлектә” шигаре астында узачагын билгеләп үтте. Мөһим вакыйгалар – Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы уңаеннан уздырылачак чаралар хакында җиткерде.

Очрашуда Төмән өлкәсе татар оешмалары җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен җиткерделәр.  Төмән өлкәсендәге «Мирас» татар оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Бөтендөнья татар конгрессына Искер күренеше төшерелгән картина һәм тарихи китап бүләк итте.

Төмән өлкәсе татарлары өчен очрашу барышында, Р. Ваһапов исемендәге Халыкара фестивальнең Гран-при иясе Ранис Габбазов чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*