tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсе Тугыз авылында себер татар этнография музее эшләп килә
Төмән өлкәсе Тугыз авылында себер татар этнография музее эшләп килә

Төмән өлкәсе Тугыз авылында себер татар этнография музее эшләп килә

Музей 2014 елда авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән оештырылды. 2021 елда музей өчен электр, җылылык һәм коймалар булмаган бина бүлеп бирелде. Музей фондында 2000 тирәсе экспонат исәпләнә.

Тугыз авыл җирлеге территориясенә өч авыл керә: Тугыз, Кече Уват, Ләмчәй, биредә 1160 кеше яши. Күпләрне татар авылларының гадәти булмаган исемнәре кызыксындыра. Авыздан авызга матур риваятьләр тапшырыла, аларда авыл һәм нәсел исемнәре турындагылары бар.

Авыл җирлеге тарихы турында материаллар җыю белән «Истоки» туган якны өйрәнү түгәрәгендә өлкән сыйныф укучылары шөгыльләнә.

Авылда карт әби-бабайлар һәм әкиятчеләр бик күп. 2019 елда фольклор материаллары буенча себер татарларының «Себер татар халкы авыз иҗаты» дигән беренче мәкаль һәм әйтемнәр китабы дөнья күрде. Китап себер татарларының фольклорын өйрәнүчеләргә, студентларга һәм укучыларга, укытучыларга, телдән халык иҗатын яратучыларга адреслана.

Себер татар этнография музеена башлангыч сыйныф укытучысы Нәфиха Мөхәммәтуллина тырышлыгы белән җыелган мәктәпнең музей почмагы да кушылды.

Зөлхәйдә Сәйдуллина, Вагай районы, Тугыз авылы
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе)

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*