tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең татарлар нигез салган Аккүл авылы 110 еллыгын бәйрәм итте
Төмән өлкәсенең татарлар нигез салган Аккүл авылы 110 еллыгын бәйрәм итте

Төмән өлкәсенең татарлар нигез салган Аккүл авылы 110 еллыгын бәйрәм итте

Төмән өлкәсенең Яркәү районы Аккүл авылы 110 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, 110 ел элек авылга Татарстаннан күчеп китүчеләр нигез салган.

Чараны оештыручылар истәлекле көнне мөселманнар өчен изге Корбан бәйрәме көннәрендә билгеләп үтәргә булган, чөнки Аккүл авылына нигез салучылары дини кешеләр булган. Бу хакта кайчандыр күл ярында урнашкан яхшы борынгы мәчет хәрабәләре сөйли.

Борынгы традицияләргә хөрмәт күрсәтеп, чарада катнашучылар, беренче чиратта, зиратта булды. Анда ерак Идел буеннан килеп авылга нигез салучылар да җирләнгән. Төмән шәһәренең «Яңаул» мөселманнар дини оешмасы имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Галиев Коръән сүрәләрен укыды һәм мәрхүмнәр өчен дога кылды.

Кунаклар һәм җирле халык татар халык ашлары әзерләнгән табын артына җыелды. Бәйрәмне оештыручыларның берсе Альмира Гомәрова ватандашларына юбилейны оештыруда актив катнашулары өчен рәхмәт әйтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*