tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең «Умырзая» җыр ансамбленә – 20 ел
Төмән өлкәсенең «Умырзая» җыр ансамбленә – 20 ел

Төмән өлкәсенең «Умырзая» җыр ансамбленә – 20 ел

Музыка – ул тылсымчы, шатлык һәм илһам чыганагы. Нәкъ менә ул тормышыбызны якты хис-кичерешләр белән тулыландыра.

«Умырзая» вокал ансамбленә быел 20 ел булды. Менә инде егерме ел дәвамында, өйдәге барлык эшләрне дә кичектереп, коллективта катнашучылар репетицияләргә ашыга. «Умырзая» тамашачыларга татар күңеленең сагышы һәм шатлыгы, хәсрәт һәм соклануын күрсәтергә, татар халкының рухи бөеклеген аңлатырга тырыша. Ансамбль репертуары төрле: татар, рус халык җырлары, фольклор, патриотик, лирик җырлар, акапелла да башкаралар. Әлбәттә, татар халкының күңелле, дәртле җырлары һәм биюләре дә күп. Ансамбль әгъзалары сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашалар, шигырьләр укыйлар.

Ансамбль белән Карагай мәдәният йортында түгәрәк эшен алып баручы Марсель Байморатов җитәкчелек итә. Бай тарихлы, танылып өлгергән коллективны алда кызыклы, иҗади эзләнүләр һәм җиңүләр белән тулы юл көтә.

Ансамбль барлык авыл, шулай ук күп кенә район, өлкә, хәтта бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда даими катнаша. Коллективның төп максаты – халык традицияләрен яңарту, иҗади мирасны һәм татар халык сәнгатенең үзенчәлеген саклап калу. Аның үсеше соңгы 10 елга туры килде. Ансамбль «Түгәрәк уен» өлкә татар фольклор фестивалендә катнашты: биш тапкыр әлеге иҗади ярыш лауреаты исеменә лаек булды, 2011 елда беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Төрле елларда “Халык сәнгате” үзешчән сәнгать иҗаты өлкә смотр-конкурсы, “Себер чишмәләре” халык мәдәнияте солистлары һәм ансамбльләренең IX Халыкара конкурсы лауреаты, быел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү мае” II Бөтенроссия ачык иҗат фестивале дипломанты булды.

Коллектив еш кына концерт белән күрше авылларга, хәтта Омск өлкәсенә бара (елга бер тапкыр Кече бичә, Кайнаул авылларында чыгыш ясый).

Ансамбльдә катнашучылар арасында төрле яшьтәгеләр бар, әмма барысын да халык җыр сәнгатенә мәхәббәт берләштерә. Алар: үзенчәлекле, матур татар мәдәниятенең чын энтузиастлары – Карагай мәдәният йорты директоры Алсу Байморатова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, барлык чараларны, күчмә концертларны алып баручы Әлфия Бәширова, Гөлнара Мурзина, Майра Мирасова, Нурия Хәлиуллина, Фәүзия Нигъмәтуллина, Клара Юлдашева. Коллективта, нигездә, мәктәп хезмәткәрләре, кайберләре инде лаеклы ялда.

Авылда теләсә кайсы бәйрәмне, райондагы зур мәдәни чараларны «Умырзая» ансамбленнән башка күз алдына да китереп булмый. Әлеге коллектив башкаруындагы чыгышлар, һичшиксез, күп кенә концертларны бизи, милли төсмер бирә. «Умырзая» ансамбленең һәр концерты – һәрвакыт мәдәни вакыйга һәм якты бәйрәм, ул тамашачылар күңелендә борынгы образны һәм татар халкының уникальлеген саклап кала.

«Умырзая» ансамбле коллективына яңа идеяләрнең тормышка ашуын, алга таба да чәчәк атуын һәм иҗади озын гомер, уңышлар, бәхет телибез.

Фатыйма ВАБИЕВА, автор фотосы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*