tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең Яңа Казанлы авылында үзенчәлекле бәйрәм
Төмән өлкәсенең Яңа Казанлы авылында үзенчәлекле бәйрәм

Төмән өлкәсенең Яңа Казанлы авылында үзенчәлекле бәйрәм

Ата-бабаларыбыз яшәгән туган авылларны сагынып искә алмаган кеше бармы икән? Ни дисәң дә, моннан 50-60 еллар элек үзенең мәктәпләре, клублары, балалар бакчалары, күп балалы гаиләләре белән гөрләп торган татар авыллары бүгенге көндә сүнделәр яисә күпләре юкка чыктылар. Мәсәлән, Түбән Тәүде районы, Бухтал хакимиятенә керүче Камышлы, Камай, Усман, Муллин авыллары юк инде. Яңа Казанлы авылы, аллага шөкер, яшәп килә әлегә.

1911-1920 елларда Столыпин карары буенча Татарстаннан күчеп килүче татарларга җирләр бүлеп бирелгән. Алар үз көчләре белән урманнарны ачып кырлар ясап, иген игеп яши башлаганнар. Җиңел булмагандыр, алар кулында балта, пычкыдан башка корал булмаган. Хәзер шул кырларны яңадан агач басып баруы күңелләрне сыкрандыра. Заманасында Яңа Казанлыда 47 хуҗалык булган. Бүгенге көндә ата-баба нигезләрендә шәһәрдән яшьләр килеп төзегән йортларны санамаганда бары тик 15 йорт. Советлар чорында башка авыллардагы кебек Яңа Казанлыда да икмәк чәчеп, солы, шикәр чөгендере, борчак үстергәннәр, фермаларда эшләп, тулы тормышта яшәгәннәр. Һәрбер ишек алдында абзар тулы мал – каз, үрдәк, тавыклар асраганнар.

Түбән Тәүде районында гына сугыштан соңгы елларда 143 авыл юкка чыккан. Яңа Казанлыда киез итекләр басып, үзенең кибете булган Кәрим бабай белән аның тормыш иптәше Хәлимә әби Төхфәтуллиннар гомер кичергән, балалар үстергәннәр.

Күптән түгел генә авылда зур бәйрәм булды. Менә шуны оештыручылар да Кәрим бабай оныклары иде. Күп еллар дәвамында иң беренче Кәрим бабай йортында, аннары аның улы Рифкать абый өлгерткән яңа өйдә Коръән ашларын уздыралар.

Рифкать Кәрим улының Төмәндә яшәүче кызлары, кияүләре, 10 оныклары бу бәйрәмне 40 елдан бирле уздырып, авылны ямьләндереп, халык күңелен күтәреп, авылдашларны бер-берләре белән очраштырып китәләр. Иң мөһиме, Коръән ашында ата-баба рухына дога кылу. Моны шәһәрдән килгән Әмир хәзрәт Балдин, авыл мулласы Хәлим бабай Гайнуллин да дәлилләделәр. Әмир хәзрәт: «Минем балаларым без киткәч, дога кылучылардан булсыннар, әти-әнисен догадан калдырган бала начар дип языла. Туганнар арасында тату булырга кирәк, туганлык җепләрен өзгән кеше зур гөнаһ иясенә әйләнә», – дип сөйләп китте.

Коеп яуган яңгыр, бик пычрак юл булуга карамастан, шәһәрдән 120 кеше кайткан, диделәр. Алар шул авылда яшәп мәрхүм булганнарның бала-оныклары, кияү-киленнәре. Яңа Казанлы авылының бердәмлелегенә карап, сокланмаслык түгел, әлбәттә. Алардан изгелек хисе, бәйрәм рухы бөркелеп тора. Һәрберсе зиратта ятучы якыннары рухына садакалар тараттылар, берсе дә буш кул килмәгән, табынга сый-нигъмәтләрен куя бардылар.

Беренче табынга утырган 30-40лап ир-ат салават-тәкъбир әйткәндә, бу авылда нинди көчле иманлы кешеләр яшәгән дигән уй килә.

Күрәсең, онык-оныкчыкларга барып җиткән, нәсел тамырлары өзелмәгән, ата-баба мирасыннан, диннән аерылмыйча, гореф-галәтләрне, традицияләрне яшь буын дәвам итә.

Беренче мәртәбә 2013 елда Кәрим бабай белән Хәлимә әбинең ишек алдында шәһәрдән килеп аш уздырырга җыелышалар, туганнар, авылдашлар белән очрашу барысына да ошап китә, шулай ел саен бу бәйрәмне башкара киләләр.

Коръән ашыннан соң, концерт башланды. Төп оештыручылар – Кәрим бабай оныклары – Хөсәеновлар һәм Солтановлар гаиләләре дигән идем. Кырынкүл мәктәбе укытучысы, директор урынбасары Гөлниса Хөсәенова «Чулпан» вокал ансамбленә йөрүче балаларны алып килгән. Балалар туган телдә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Абый-апалар, килгән кунаклар бөтен мәшәкатьләрен, ару-талуны онытып балалар белән бергә җырлап, күңел ачып утырдылар.

Яңгыр тукталгач, бөтен халык урамга агылды. Төрле уеннар оештырдылар, җиңүчеләргә призлар да мулдан булды. Кичкә кадәр авыл гөрләп торды.

«Бер-беребез белән очрашып, аралашып, хәлләр белешеп яшик, ата-бабаларыбызны искә алып, аларны догаларыбыздан калдырмыйк, туган нигезебезне онытмыйк, бәхетле, мул тормышта яшик», – дип таралыштылар кунаклар.

Мондый бәйрәм уздыру, әлбәттә, зур чыгымнар сорый. Рифкать абый кызлары Гөлниса белән Рәхимә, Солтановлар, Сабировлар гаиләләре ярдәмендә 10 ел инде уздырылып килә. Барысы да шундый зур бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәтле, аларның исән-сау булуларын теләп калдылар.

Наилә САФИУЛЛИНА

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*