tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калининградта “Маһирлык һәм илһам” күргәзмәсе оештырылды
Калининградта “Маһирлык һәм илһам” күргәзмәсе оештырылды

Калининградта “Маһирлык һәм илһам” күргәзмәсе оештырылды

Калининград шәһәренең Милләтара хезмәттәшлек үзәгендә 2022 елның 5 августында “Маһирлык һәм илһам” (“Мастерство и вдохновение”) күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә Хәбибуллина Альмира Мөнир кызы картиналары күрсәтелде.
Рәссам үзенең күпсанлы чигүле рәсемләреннән кечкенә бер өлешен тәкъдим итте. Аның сәнгать иҗатының үзенчәлеге – осталарның пумаласы урынына энә, ә “буяулар” булып төсле җепләр хезмәт итүе. Аның һәр чигелгән картинасы үзенчә уникаль, аларны сәнгать әсәре дип санарга мөмкин. Күргәзмәне ачканда катнашучылар һәр киндер башкарган профессионализмга таң калдылар: аның хезмәте нәтиҗәсен рәссам рәсемләреннән аеру мөмкин түгел. Альмира инде 13 ел рәсемләр чигү белән шөгыльләнә. Бик күп санда рәсемләр булдырылды. Күрсәтү өчен алардан иң кечкенә өлеше генә сайланды.
Остабикәнең чигелгән рәсемләре күргәзмәгә килүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Күргәзмә ачылышында “Кардәшләр” мәдәни җәмгыяте “Балтик буйлары” ансамбле әгъзалары милли җырларын җырладылар. Чара аралашу һәм чәйләр эчү, милли ризыклар белән тәмамланды. Рәсемләр белән ай дәвамында әле танышырга була. Безне бөек гамәлләргә омтылу һәм үз көчебезгә ышану берләштерә. Без төрле-төрле, әмма безнең рухи хәзинәләребез уртак.
Милли җыелыш расланган “Гамәл стратегиясендә” кайбер мәсьәләләр турында телгә алына. Алар арсында:
– рухи хәзинәләребез белән уртаклашу һәм аларны баету;
– кайда гына яшәсәк тә, нинди телендә генә сөйләшсәк тә, нинди дин
тотуларына карамастан, барлык татарлар белән бердәмлекне ныгыту;
– белемгә, алгарышка омтылу, үз эшеңә иҗади караш, шул рәвешчә
халкыбызның мәдәни һәм акыл мөмкинлекләрен арттыру.
Мондый чаралар нәкъ менә шушы максатларга хезмәт итә, талантлы
кешеләрне ачыкларга булыша, иҗатны үстерүгә ярдәм итә.
“Кардәшләр” Калининград өлкесе татар-башкир мәдәни җәмгыяте
иҗтимагый оешмасы, Рамил Каюмов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*