tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Татар бистәсендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу темасына этюдлар ясаячаклар
Иске Татар бистәсендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу темасына этюдлар ясаячаклар

Иске Татар бистәсендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу темасына этюдлар ясаячаклар

17 августта Казанда Иске Татар бистәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган бөтенроссия пленэры узачак. Барлык теләүчеләр дә Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән рәссамнарга кушыла һәм үз этюдларын ясый алачак.

Пленэрда Россия сәнгать академиясе вәкилләре, халык һәм атказанган рәссамнар, Татарстан һәм илнең иҗат берлекләре әгъзалары катнашачак. Алар казанлылар белән танышачак һәм эш процессында киңәшләр бирәчәкләр, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Пленэрга барлык теләүчеләр дә кушыла ала, катнашучыларның яше һәм сынлы сәнгать күнекмәләре булу-булмавы мөһим түгел. Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Чарага үзегез белән кәгазь, кәгазьне берткетү өчен планшет һәм сәнгать материаллары, урындык, этюдник яки тренога алырга кирәк.

Пленэр 9:30 дан 12:30 га кадәр узачак, очрашу урыны – Ш.Мәрҗани һәйкәле яны.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*