tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча олимпиада узды
Төмән шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча олимпиада узды

Төмән шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча олимпиада узды

11 нче январь көнне Төмән шәһәренең җитештерү һәм социаль технологияләр көллияте бинасында татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабы узды.

Әлеге чара быел гадиләштерелгән вариант буенча, ягъни туган тел һәм әдәбияттан биремнәр берләштерелеп үткәрелде. Шул сәбәпле, балалар биремнәрне бер көндә үтәделәр. Өлкәнең этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән 16 укытучы олимпиадада катнашырга 8-11 нче сыйныф укучыларын алып килгәннәр.

Балалар биремнәр үтәгән арада филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының гомуми тел гыйлеме кафедрасы профессоры, шулай ук жюри рәисе Хәнисә Алишина укытучылар белән семинар уздырып өлгерде. Биредә Вагай районы, Тугыз мәктәбе укытучысы Венера Ибукова коллегаларын туган авылы, күренекле шәхесләре белән таныштырды.

Төмән районы, Муллаш мәктәбе укытучысы Азалия Габдрахимова туган тел дәресләрендә замана технологияләрне уңышлы куллану турында сөйләде. Хәнисә Алишина укучылар һәм укытучыларга татар телен саклап калуда башкарган олы хезмәтләренә югары бәя биреп, “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән булдырылган бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*