tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән татарлары Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен җиткерә
Төмән татарлары Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен җиткерә

Төмән татарлары Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен җиткерә

Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен җиткерә. Конгресс тарафыннан Төмән өлкәсе Муллаш авылында эшләп килүче “Пышны” фольклор ансамбленә яңа матур милли киемнәр бүләк ителде.

Безнең “Пышны” фольклор ансамбле зур шатлык кичерде. Бөтендөнья
татар конгрессы ярдәмендә булдырылган яңа, затлы, матур милли киемнәрдә коллектив Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршысында чыгыш ясады, бергәләшеп фоторәсемгә төштеләр. Олы яшьтә булуларына карамастан, себер татарлары көй-моңарын, төйдереп биюен саклап, яклап, зур фестиваль-бәйгеләрдә танытып килүче әлеге төркем чын-чынлап бу ихтирам, игътибарга лаек иде. Һәм ансамбль коллективы, конгрессның Төмән өлкәсендәге вәкиллеге исеменнән милли киемнәрне булдырылуында күп хезмәт куйган Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. 

Зур ихтирам hәм чиксез рәхмәт хисләре белән,

Төмән өлкәсе вәкиллеге житәкчесе,

татар оешмалары координацион советы рәисе

Ринат Хәмзә улы Насыйров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*