tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел «Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстан коллективлары югарырак күтәрелде
Быел «Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстан коллективлары югарырак күтәрелде

Быел «Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстан коллективлары югарырак күтәрелде

Кичә Татарстанның ике театр коллективы «Театраль Идел буе» бәйгесендә җиденче һәм тугызынчы урыннарны яулады.

Бөтендөнья театр көнендә Идел буе федераль округы төбәкләрендә балалар һәм яшьләр театр коллективларының «Театраль Идел буе» фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. 14 регион онлайн конференциядә аралашты, бер-берсенең спектакльләре өчен баллар куйды. Конференциянең Казандагы трансляциясе Шәрык клубында узды.

Фестивальдә катнашкан 14 регион: Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Мордовия республикалары, Пермь крае, Пенза, Самара, Саратов, Киров, Ульяновск, Түбән Новгород, Оренбург өлкәләре. Катнашучылар ике категориягә бүленә — 6-17яшь һәм 18-30 яшьлекләр төркеме.

Фестивальнең финалында Татарстанның ике коллективы катнашты. Алар — региональ этапта җиңү яулаган Әтнә районының «Сәхнәдәш» театраль студиясе һәм Чистайның «Экспромт» халык музыка-драма театры.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әлеге бәйгенең беренче этабында Татарстаннан 400дән артык бала һәм яшүсмер катнашканын әйтте. Ул региональ этапның җиңүчеләренә рәхмәт хатлары, Камал театры һәм Кариев театрына билетлар бүләк итте.

«Театраль Идел буе» фестивалендә балалар коллективлары арасында Саратов өлкәсе беренче булды, Татарстанның Әтнә районының «Сәхнәдәш» театраль студиясенең «Урмандагы тамаша» спектакле 20 балл җыеп, тугызынчы урынны яулады. Яшьләр арасында беренчелекне Пермь крае алды, Татарстаннан Чистайның «Экспромт» халык музыка-драма театрының «Конек-Горбунок» спектакле 22 балл белән — җиденче.

Әтнә сәнгать мәктәбенең «Сәхнәдәш» балалар театры студиясе җитәкчесе Финә Сафиуллина быел әлеге фестивальдә Татарстан ирешкән нәтиҗәләр узган елныкына караганда уңышлырак булуын әйтте. Чыннан да, «Театраль Идел буе» бәйгесенең официаль сайтындагы мәгълүматлар буенча, узган елны Татарстанның балалар театр коллективы бер балл да җыймаган, ә яшьләр унынчы урында булган.

Финә Сафиуллина аларның балалар театры студиясенең уйнап йөрүчеләр соңыннан театр училищесына укырга керүләрен дә әйтте, алар биргән белемнәрнең бушка китмәвенә сөенде. «Безгә ул балаларны мактап, рәхмәт хатлары җибәрәләр, без алар өчен бик шат. Бездә уйнаган Айзат Хәйруллин укып бетергәч, Әтнә театрына кайтырга дип тора, өметләребез зурдан», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*