tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән татарлары Мәүлидне Кырымда хан мәчетендә бәйрәм иткән
Төмән татарлары Мәүлидне Кырымда хан мәчетендә бәйрәм иткән

Төмән татарлары Мәүлидне Кырымда хан мәчетендә бәйрәм иткән

Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин язмасы чыкты.

Рабигуль-әүвәл — Мәүлид ән — Нәби — сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең туган ае, көннәрендә якын дустым — Мөдәрис Шәрифулла улы Юлдашев белән ерак сәфәрдә — Кырым ярымутравының Евпатория шәһәре мәчетендә оештырылган Мәүлид бәйрәмендә катнашу бәхетенә ирештек.

«Җомга җәми» хан мәчете 1552 елда Дәүләт Гәрәй I хан дәверендә Кара диңгез буйларында барлыкка килә. Мәчет төзелеше Бөек Сөләйман патша — Төркия солтанының баш архитекторы Синан тарафыннан төзелә. Ошбу, искитәрлек матур, сокланырлык Аллаһ йорты бүгенге көндә бөтен шәһәргә нур сибеп, аны бизәп кенә тора.

Ул гына да түгел, Бахчасарайга да барып, сәяхәт кылып кайттык. Ә инде, җомга намазын Симферополь шәһәре — Кәбир җомга мәчетендә укыдык, ул да шул ук заманда — 1508 елда салынган. Монда хәзер Кырым мөселманнарының Дини идарәсе урнашкан.

«Аллаһы Тәгалә һәм Аның фәрештәләре пәйгамбәрегезгә салаватлар әйтә, сез дә, иман китергән бәндәләр, пәйгамбәрегезгә салават һәм сәламнәр әйтегез» диелә. Коръән тәфсире. (33:56).

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*