tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән – Тубыл төбәгенең горурлыгы
Төмән – Тубыл төбәгенең горурлыгы

Төмән – Тубыл төбәгенең горурлыгы

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, югары сәнгать дәрәҗәсендә сөяктән сыннар кисүче рәссам Минсәлим Вәлиәхмәт улы Тимергазиевка Төмән өлкәсенең мактаулы гражданины исеме бирелде. Халык һөнәрләрен торгызу, саклап калу һәм төбәк мәдәниятен үстерү өчен бирелгән исем белән якташыбызны котлыйбыз!
Тубыл рәссамы үзенчәлекле, аеруча күләмле, сюжетлы, композицияле әсәрләре белән дөньякүләм танылган күренекле оста. Ул халыкка иҗаты, тырыш хезмәте белән якын. Үзенең мөмкинлекләрен күрсәтә алган, күргәзмәләр аркылы үзенең иҗатын гади тамашачыларга җиткергән рәссам якташларында горурлык хисәләрен уята. Тубыллылар аны -шәһәрнең символы дип тә атыйлар. М.В.Тимергазиев комозицияле иҗади хезмәтләре белән шәһәр, өлкә, регионара һәм чит илләрдә оештырылган күргәзмәләрдә катнаша.

Күп еллар элек аның иҗат гомере Тубыл шәһәренең танылган сөяктән сыннар кисү фабрикасындагы изостудиясендә башлана, аннары рәссам балалар сәнгате мәктәбендә укыта. 1991 нче елны Минсәлим Тимергазиев Тубыл дәүләт тарихи –архитектура музей-тыюлыгы каршындагы сәнгать-сәнагать артеленә нигез сала. Ул бөтен тырышлыгын, көчен салып, үзен аямыйча эшли, иҗат итә.
Бүген “Минсәлим” остаханәсенә кергән һәр кешене якты йөз белән каршы алалар. Монда эшләп торган сөяк музеенда Минсәлим Тимергазиев үзе дә экскурсияләрне алып бара. Ул бик кызыклы , мавыктыргыч итеп сөйли белгән оста. Истәлекле урында урнашкан остаханә “Минсәлим” бинасында ятим балалар йорты була. Минсәлим Тимергазиевның балачагы монда үтә. Үзенең тормышында хатирәләре, иҗади эше иң мөһим урын алып торганы турында ул еш искә ала. Очрашкан саен, аның кеше фикерен хөрмәт итә белгән, сөйләшкәндә кешене бүлдермичә игьтибар белән тыңлаганына хәйран каласын. Күп еллар талант иясе М.В.Тимергазиев студентлар, укучылар, музейга килүчеләр өчен мастер класслар оештырырга да өлгерә иде.
Төрле дәрәҗәле мактау грамоталар, дипломнар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән М.В Тимергазиевны узган елны Тубыл шәһәрненең Мактау китабына да керттеләр.
Хөрмәтле Минсәлим Вәлиәхмәт улы, сезне шатлыклы вакыйгалар белән котлыйбыз! Яңадан-яңа үрләр яуларга язсын сезгә!

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*