tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Себертатар баш киеме һәм бизәнү әйберләре” бәйгесенә йомгак ясалды
Төмәндә “Себертатар баш киеме һәм бизәнү әйберләре” бәйгесенә йомгак ясалды

Төмәндә “Себертатар баш киеме һәм бизәнү әйберләре” бәйгесенә йомгак ясалды

3нче апрель көнне Төмән шәһәрендә “ТООО СЕБЕРТАТАРЛАРЫ” мохтарияты оештырган “Себертатар баш киеме һәм бизәнү әйберләре” дип аталган зур күләмле бәйге нәтиҗәләре каралды һәм бәйгедә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы булып узды. Бу бәйгедә Омск шәһәрендә эшләп килүче без – АК КАЛФАК оешмасы ханымнары да катнашкан идек.

Бәйгедә катнашучылар төрле яшьтә булып һәм төрле кул эшләрен күрсәткәнлектән, бәйге дә берничә номинациядән торган иде, җиңүчеләр арасында 8-9 яшьлек балалар да, чын мәгънәсендәге үз эше осталары да булды. Барлык кул эшләре осталык буенча бер чамада булганлыктан, мин алар арасыннан кемне дә булса аерып ала алмадым, ә менә Шайдулла Хамидуллин атлы остаз турында бар дөньяга белгертеп язсаң да артык булмас ахрысы! Шәйдулла әфәнде Тобол каласында яши икән, үз машинасы белән ерак араны якын итеп килгән һәм үзе белән аерым бер күргәзмә булдырырлык эшләрен алып килгән. Аның эшләре затлылыгы, матурлыгы, пөхтәлеге, югары дәрәҗәосталык белән ясалган икәнлектән гел аерылып тора, шунлыктандыр да ахрысы, аның күргәзмә өстәле яныннан һәрвакыт кеше өзелмәде – аның шамаилләре, күннән теккән һәм каюлап чиккән кәләпүшләре, чиксез осталык таләп иткән итек һәм читекләре хәйран калдырырлык иде!

Шундый матур чара уздырганнары өчен мохтарият җитәкчеләре – М.А.Сагидуллин, Ф.Ф.Марганова, Ф.Шамурадов, Р.Бикиняевларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Үз халкыңның мәдәниятын, тарихын, телен саклап калырга тырышудан да саваплы эш юктыр! Киләчәк буынга калдырырлык эшебез барлыкка горурланып яши алырлык булсын һәр татар кешесенә! Бу иманлы эштә үз өлешебезне кертә алуыбызга без дә куанып бетә алмыйбыз. Мин себертатарлары мохтарияты җитәкчеләренә үз исемемнән дә рәхмәт әйтәсем килә: халык җәүһәрләрен җыеп алып халыкка күрсәтүдә аларның өлеше гаятҗ зур. Хәтта без – чит өлкәдә яшәүче кардәшләрен дә үз ярдәмнәреннән калдырмыйлар. Алар ярдәмендә былтыр минем башкаруымда “КУМЫСЛЫ КҮЛ” исемле җыр дөнҗяга чыга алды. Ходай язган булса, тиздән тагын бер җырыбыз җиһанга аваз салыр дип ышанып калабыз.

Фәгыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*