tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе гөрләячәк
Төмәндә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе гөрләячәк

Төмәндә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе гөрләячәк

29 июльдә 12.00 сәгатьтә Төмәннең Заречный паркында татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узачак. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Төмән шәһәре һәм өлкәсе, Татарстанның Тукай муниципаль районы иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнашында концерт программасы була. Бу хакта Төмән шәһәре хакимиятенең Мәдәният департаменты хәбәр итә.

Бәйрәм территориясендә югары дәрәҗәдәге көч экстримы буенча XIII «Арангул – Батыр – 2023» Бөтенроссия ачык турнирында катнашучылар чыгыш ясаячак. Баһадирлар (Россиянең барлык почмакларыннан килгән иң көчле атлетлар) турниры Төмән шәһәренең юбилеена үзенчәлекле бүләк булыр дип көтелә. Турнирның үзенчәлеге – гади халыкның традицияләренә мөрәҗәгать итүендә. Аның һәр этабында крестьяннар көндәлек тормышта куллана торган бүрәнә, капчык, арба кебек әйберләр файдаланылачак.

Бәйрәм мәйданчыгында Төмән өлкәсенең көньягында киң таралган халык һөнәрчелеге (шәмаилләр, милли бизәнү әйберләре, музыка кораллары ясау, читекләр, баш киемнәре тегү) осталары җитәкчелегендә мастер-классларны үз эченә алган «Сабантуй остаханәсе» эшләячәк.

Билбау көрәше, армрестлинг (хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында), гер күтәрү (хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында) кебек спорт ярышлары бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булып тора.

Бәйрәм кунаклары Сабан туеның милли уеннарында (чүлмәк вату, таяк тарту, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү һ.б.) катнаша алачак.

Бәйрәмдә «Төмән гармунчылары, биючеләре һәм такмакчылары» дигән аерым сәхнә мәйданчыгы да эшләячәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*