tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Төмәнәк моңнары” – Уфада
“Төмәнәк моңнары” – Уфада

“Төмәнәк моңнары” – Уфада

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының  Люция Вафина җитәкчелегендәге Башкортстан бүлекчәге оештырган “Төмәнәк моңнары” төбәк-ара ачык конкурсының йомгаклау концерты Уфа шәһәр мәдәният сараенда үтте. Анда күренекле композитор, җырчы һәм эшкуар Фәнир Галимовның җырлары башкарылды.

Финалга  9 ансамбль һәм 18 ялгыз башкаручы чыкты, шуларның 10-ы балалар иде. Мәскәү, Казан, Волгоград, Татарстан һәм республикабыз районнарыннан килгән талантлар Фәнир Галимов көйләрен башкарды һәм зал тулы тамашачы өчен бәйрәм тамашасы тудырды.

Гран-прины  Туймазы районы Кандра эшчеләр поселогыннан килгән “Шатлык” балалар ансамбле, Сәйрән авылыннан икенче сыйныф укучысы Айдан Хәйдәров һәм Уфадан Әхтәм Җамалиевлар яулады.

Гала-концертта күренекле җырчылар Фән Вәлиәхмәтов, Айдар Галимов, Зифа Нагаева, Марат Шәриповлар чыгыш ясады, композиторның иҗатташ дуслары катнашты.

Кандра музыка мәктәбе балаларының бәйгедә актив катнашуы бәйрәмгә яңа төсләр өстәде һәм киләчәктә яшь Филүс Каһировлар, Ришат Төхвәтуллиннар үсеп чыгачагына өмет һәм ышаныч тудырды.

Димәк, безнең моңнар буынан-буынга күчеп яшәячәк, һәм  андый күчеш булсын өчен,  мондый конкурслар бик кирәк.

Рәүф Идрисов

Чыганак: omet-rb.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*