tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томск өлкәсеннән балалар делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында булды
Томск өлкәсеннән балалар делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында булды

Томск өлкәсеннән балалар делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында булды

Бүген, 19 декабрь, Томск өлкәсеннән балалар делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында булды. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Ул конгресс тарихы, эшчәнлеге, проектлары хакында сөйләде. 

Яшьләр хәрәкәте турында балаларга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Яшьләр эшләре бүлеге мөдире  Алмаз Хәлиуллин сөйләде.

Килгән кунаклар үзләренең хисләре белән бүлешеп, бары тик рәхмәтләрен әйттеләр. Аларга истәлекле бүләкләр, китаплар тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*