tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томскида «Татар кызы 2024» матурлык һәм талант бәйгесе узды
Томскида «Татар кызы 2024» матурлык һәм талант бәйгесе узды

Томскида «Татар кызы 2024» матурлык һәм талант бәйгесе узды

Томск шәһәрендә «Татар кызы 2024» матурлык һәм талант бәйгесе узды.

Конкурста дүрт кыз – Алсу КирасироваРуфинә ЗөлбохароваЭмилия Сайбединова һәм Анна Мудрина катнашты, аларның һәркайсы берничә юнәлеш буенча чыгышлар әзерләде.

Беренче этапта конкурсантлар үз гаиләләре һәм гаилә традицияләре белән таныштырды. Кызлар балачакта нинди тәрбия алулары, гаиләләрендә нинди йолаларны үтәүләре хакында сөйләде.

Икенче этапта кызлар үзләренең аш-суга сәләтен күрсәтте. Аларга милли ризыкларның берсе булган токмач әзерләргә – токмач камыры басарга һәм кисәргә кирәк иде. Монда сыйфатны гына түгел, әзерләү тизлеген дә бәяләделәр.

Соңгы этапта конкурсантлар иҗади номерлар тәкъдим итте. Кызлар җырлады, биеде, шигырь укыды. Алар жюрины һәм тамашачыларны үз талантлары, артистлыгы белән гаҗәпләндерергә тырышты.

Барлык этапларның нәтиҗәләре буенча Руфинә Зөлбохарова «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе дип табылды. Барлык катнашучыларга да Татар мәдәни үзәге, татарларның милли-мәдәни автономиясе һәм иганәчеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*