tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төнлә Ульяновскидагы татар утарында янгын чыккан
Төнлә Ульяновскидагы татар утарында янгын чыккан

Төнлә Ульяновскидагы татар утарында янгын чыккан

Бүген төнге берләр тирәсендә Ульяновскиның Идел аръягы районында урнашкан татар утарында янгын чыккан. Бу хакта Ульяновск өлкәсе татар автономиясенең Идел аръягы районы советы җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов әйтте.

“Төп фараз – ут төрткәннәр. Аны инде расладылар, диярлек, чөнки бу бинага ут та, су да кермәгән иде. Утарны халык белән күмәкләшеп, халык акчасына төзегән идек. Ул килгән кунакларны кабул итү өчен ашханә кебек урын булырга тиеш иде. Безнең музеебыз бар, бу бинаны аның дәвамы итеп кабул итәргә дә була иде. Ике ишек тә, дүрт тәрәзә генә куясы калган иде. Сентябрь аенда ачылыш булыр дип ниятләгән идек. Бик кызганыч халыкның җыйган акчасы, халыкның җыйган әйберләре янды бит”, – диде ул.

Аның сүзләренчә тикшерү эше әле бара, бер-бер артлы тикшерү төркемнәре килә, ди.

Район советы җитәкчесе белән элемтәгә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге дә чыккан. “Мин әле конгресс съездында бу утар турында сөйләгән генә идем, алар белә”, – ди ул.

Аның сүзләренчә, халык белән бу урында яңа бина торгызырга карар кылганнар.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*