tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе белән күреште
Мөфти Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе белән күреште

Мөфти Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе белән күреште

Бүген, Мөхәррәм аеның 7нче көнендә (5нче августта), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Ерак Көнчыгыш федераль округындагы вәкаләтле вәкиле, Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Җәмәл хәзрәт Гарифуллин һәм аның урынбасары Сирень хәзрәт Гарифуллин белән эшлекле очрашу үткәрде.

Җитәкчеләр дини мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек алып бару, ислам мәгарифен үстерү, Ерак Көнчыгышта татар милләтен саклау һәм үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты. Җәмәл хәзрәт Владивостокта татар оешмасы җитәкчесенең урынбасары булып та хезмәт кыла. Ул Россиянең Татарстаннан иң ерак урнашкан көнчыгыш төбәкләре өчен татар телен камил белүче дин әһелләре, имамнар, мөгаллимнәр әзерләү мөһимлегенә тукталды, Татарстан мәдрәсәләренә һәм югары дини уку йортларына абитуриентлар җәлеп итү буенча алып барылган эшчәнлеккә хисап ясады. Очрашуда сүз татар телен саклау һәм үстерү эшенә ярдәм итүче әзерлекле имамнар, Коръән белгечләре әзерләү, Казан мәдрәсәләренә татар телен белгән шәкертләр җибәрү һәм аларны эшкә урнаштыру, татар мохитендә практика узу өчен шартлар тудыру хакында барды. Җәмәл хәзрәт мөфтине Казанның “Мөхәммәдия”, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәләрендә, РИИда укучы шәкертләре белән таныштырды, укып бетергәч аларның Ерак Көнчыгыш төбәкләренә эшкә кайтуларына өметен белдерде. Мөфти Камил хәзрәт Татарстан дини уку йортларында татар милләте өчен дини кадрлар әзерләү өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте, белем алучыларга уңышлар теләде.

Очрашу ахырында Җәмәл хәзрәт Гарифуллин Ерак Көнчыгышта ислам тарихы энциклопедиясен һәм Татарстан мөфтиятенең кулдан ясап эшләгән логотипын бүләк итте. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чиратында кунакларга Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты басмаларын һәм кул сәгатьләре тапшырды.

https://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*