tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төньяк Осетия-Алания Республикасында эшлекле очрашулар дәвам итә
Төньяк Осетия-Алания Республикасында эшлекле очрашулар дәвам итә

Төньяк Осетия-Алания Республикасында эшлекле очрашулар дәвам итә

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Төньяк Осетия-Алания Республикасына килде. Биредә РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссия рәисенең беренче урынбасары, Төньяк Осетия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы һәм «Наша Осетия» республика милләтара иҗтимагый хәрәкәте рәисе В.М. Лагкуев белән очрашу узды.

Очрашуда Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды һәм Чечен Республикасына эш сәфәре турында сөйләде.

Данис Шакиров шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән  Вячеслав Лагкуевка Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*