tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәндәрдә узган ифтар ашында балалар да катнашты
Әлмәндәрдә узган ифтар ашында балалар да катнашты

Әлмәндәрдә узган ифтар ашында балалар да катнашты

Әлмәндәрдә ифтар ашы узды. Шунысы да сөенечле – ифтар ашына килгән апа-абыйлар янәшәсендә яшь буын да бар иде.

Ифтарда укучы балалар да катнашты. Алар Коръән сурәләреннән өзекләр укыдылар. 12 яшьлек Рамазан Хафизов, Әдел Хәмидуллинга өлкәннәр соклануларын белдерделәр.

“Авылда ураза тотучылар саны елдан-ел арта. Быел да мәчеткә 40лап кеше килгән иде. Районнан куратор, авылдашыбыз Ильяс Заһидуллин катнашты, ул район башлыгы исеменнән авылдашларны ураза бәйрәме белән тәбрик итте. Ифтар ашы читтә яшәүче авылдашлар, авыл халкы ярдәме белән оештырылды”, – ди Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин.

Әлмәндәр мәчетенә быел газ кертелде. Алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә уңайлы шартлар тудырылды. Авыл халкы моның өчен Фәһим хәзрәткэ чиксез рәхмәтле.

“Ифтар ашына шулай ук махсус хәрби хезмәттә булучы егетләрнең әти-әниләре, энеләре чакырылган иде. Аларга да рәхмәт сүзләре, изге айда изге теләкләр җиткерелде”, – ди Ранис Әхмәтшин.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*