tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иделдә Кырым язы
Иделдә Кырым язы

Иделдә Кырым язы

Губернатор Алексей Русских “Иделдә Кырым язы” дип аталган тантаналы концертта катнашты.

“Ун ел элек хәзерге заман Россия тарихында хәлиткеч вакыйга булды. Әлеге вакыйга илебез һәм дәүләтебездә яшәүче һәрбер кеше тормышында яңа сәхифәне ачты, батырлык һәм бердәмлек символына әверелде. Ул халыклар кардәшлегенең бөек идеяләрен һәм дәүләтебез җитәкчелегенең сәяси ихтыярын гәүдәләндерде. Ун ел элек Россия Кырым җирендә фашизмны яңартып маташкан җинаятьчел милләтчелеккә киртә куйды. Һәм хәзерге вакытта шушы башлаган эшне уңышлы гына тәмамлап килә”,- диде төбәгебез башлыгы.

Тамашачылар алдында Ульяновскиның “Губернаторский” дәүләт академик симфоник оркестры чыгыш ясады. Данлыклы сәнгать коллективы 19-20 гасыр композиторлары һәм хәзерге заман авторлары әсәрләрен башкарды.

Шул ук көнне Ульяновск өлкәсендә Кырымның Россиягә яңадан кушылуына ун ел булуына багышланган спорт, мәдәни һәм белем бирү чаралары узды. Шулай ук Ульяновск өлкә Хөкүмәте белән Феодосия шәһәр хакимияте арасында телекүпер оештырылган иде.

Ульяновск өлкәсе белән Кырым Республикасын тыгыз элемтәләр бәйләп тора. Безнең төбәк берничә тапкыр ватандашларга ярдәм итү буенча гуманитар проектларда катнашты. Ульяновск һәм Феодосия шәһәрләре арасында социаль-экономик, мәдәни, инвестицион, туристлык һәм белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланган.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*