tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия галиме татарларның Төркиягә күпләп күченеп китү сәбәпләрен атады
Төркия галиме татарларның Төркиягә күпләп күченеп китү сәбәпләрен атады

Төркия галиме татарларның Төркиягә күпләп күченеп китү сәбәпләрен атады

Мәрмәрә университеты тюркология институтының өлкән укытучысы Ләйсән Шаһин татар халкының Төркиягә төрле елларда күченеп китү сәбәбен аңлатты.

«Госманлы җирләренә татарлар XIX гасыр ахырында килгән. Нәтиҗәдә, алты татар авылы барлыкка килә. Татарлар төрле сәбәп белән күченә: хаҗ кылып кайтканнан соң, белем алу, сәүдә итү өчен. 1917 елгы революциядән соң янәдән күпләп татарлар күченә», — диде ул «Парадигмалар алмашына шартларында татар белеме: теория, методология, практика» I Халыкара фәнни-гамәли семинарында чыгышында.

Галимә 1950 елларда да татарларның күченүен әйтте. «Бу хакта Татарстанда белеп тә бетермиләрдер. Алар Кытай, Япония, Кореядән күченә. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң аларга яшәү өчен сәяси яктан шартлар тудырылмый. Соңыннан татарларның бер өлеше Америка, Австралиягә күченә. Алар дуслык, туганлык элемтәләрен саклап кала», — ди ул.

Советлар союзы таркалгач, татарлар янәдән күпләп күченә башлый. «Алар акча эшләү, белем алу максатыннан, хатын-кызлар кияүгә чыгып китә, ә менә соңгы елларда пенсиягә чыгып, монда күченгән татарлар актив. Алар Россиядә өйләрен сата һәм Төркиянең көньяк районыннан өй сатып ала», — диде Ләйсән Шаһин.

Галимә Төркиядә татар диаспорасы берничә өлештән торганын искәртте. «XIX гасыр ахырында күченгән татарларның оныклары (өлкән буын) хәзерге татарлардан тел, гореф-гадәтләре, үз-үзләрен тотышы, дингә мөнәсәбәтләре белән аерыла. Өлкән татарлар хәзерге буын татарларының фикерләвен аңлап бетерми, яратып бетерми. Алар арасында аңлашылмаучанлык та туа. Мәсәлән, өлкән буын аларның рус сүзләрен кертеп сөйләшүләрен өнәми», — дип аңлатты ул.

«Татар» терминының һәр аерым очракта кулланылышын тикшерү зарур. Төркия теле сүзлегендә «татар» сүзе тарих термины буларак «хат ташучы» дигән мәгънәдә килә. Монгол империясеннән калган ул. «Tatarcık» дигән сүз чебен-черки, тыңлаусыз бала дигәнне аңлата. Борынгы Анатолия чорыннан ук «татар» сүзе кергән топонимнар бар. Әмма «татар» дип әйтүгә төрек кешеләре синең нәселең Кырымнан дип уйлый башлый», — дип сөйләде Ләйсән Шаһин.

  • Ләйсән Шаһин сүзләренчә, Төркиядә бер миллион кырым татары бар дип исәпләнелә. Идел-Урал якларыннан күченгән татарлар 20 мең тирәсе. 

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*