tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясе президиумының киңәйтелгән утырышы узды
Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясе президиумының киңәйтелгән утырышы узды

Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясе президиумының киңәйтелгән утырышы узды

Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясе президиумының киңәйтелгән утырышы узды. Анда агымдагы елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм киләсе елга эш планы расланды. 2021 ел өлкәбездә Китап елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан өлкә язучылары катнашында әдәби кичәләр, шигърият бәйрәмнәре уздырылды. «Өмет» газетасы базасында җирле язучылар Рәшит Шабакаев, Фәйрүзә Алеева, Нургизә Науметованың шигырьләр җыентыклары дөнья күрде. Ә инде «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясенең икенче басмасы нәшер ителүе милләттәшләребезгә зур бүләк булды.

Өлкәбездә 67 татар авылы исәпләнә. Милли автономия һәр татар авылы турында китап булдыруны максат итеп куйган иде. Авыл активистлары, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән, кыска гына вакыт эчендә бик күп авыл шундый китапка ия булды​ да инде. Бүгенге җыелышта төбәкне өйрәнү буенча басылган китаплар арасында уздырган бәйгегә нәтиҗә ясалды.​ 1​ урын —​ «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясенең беренче басмасы,​ авторы —​ Рифгать Ахмедуллов, 2 урын —​ «Филип авылы тарихы» һәм «Атнагыл авылы тарихы», авторы — Ренат Илькин,​ «Сембер татарлары. 18 гасыр азагы, 19 гасыр башы», авторы —​ Рәмзия Вильданова, 3 урын —​ «Чардаклы татарлары», авторлары —​ Җәмил Хакимов, Наилә Потеева, «Сайман —​ илһам чыганагы», авторлары —​ Мәүлет Саюков, Рафаил Асанов, «Ертуган —​ туган җирем», авторлары —​ Нәҗибә Абсолямова, Рузалия Мифтахутдинова. Өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары, акчалата призлар һәм бүләкләр тапшырды​.

Ульяновская татарская газета “Өмет”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*