tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Имамга югары бүләк
Имамга югары бүләк

Имамга югары бүләк

Түбән Новогород губернаторы Глеб Никитин 30 ноябрь көнне Рукавишниковлар утарында узган тантаналы ча­рада төбәк тормышында зур роль уйнаган сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары вәкилләре, медиклар һәм аграр юнәлеш белгечләренә «Түбән Новгородның 800 еллыгы истәлегенә» дигән юби­лей медальләре тапшырды. Шушы дәүләт бүләгенә ия булучылар арасында өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, регион хөкүмәтенең Иҗтимагый па­латасы әгъзасы Гаяз хәзрәт Закировның да булуы – безнең өчен зур горурлык.

– Лаеклы бүләкләрнең үз геройларын табуы һәрвакыт күңелле. Ә бүләкләнүчеләрнең исемнәре һәм аларның казанышлары белән танышкач, өлкәбезнең потенциалы ни дәрәҗәдә зур булуын аңлыйсың. Бу бүләк президент Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелды. Түбән Новгород – илнең шундый зур хөрмәткә лаек булган бик аз шәһәрләренең берсе. Юбилей алдыннан башланган эш, һичшиксез, дәвам итәчәк, бу – күп кенә үзгәртеп коруларның старты гына. Әмма алдагы югары максатларга ирешү – сезнең ка­занышлардан, сезнең ярдәмнән башка мөмкин түгел, – дип билгеләде регион башлыгы Глеб Никитин.

Без, үз чиратыбызда, рухи лидерыбыз Гаяз хәзрәтне чын күңелдән шушы югары бүләккә ия булуы белән котлыйбыз, халкыбыз һәм төбәгебез файдасына куйган фидакарь хезмәтендә уңышлар телибез!

Румия Хамзина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*