tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия Милли китапханәсендә Муса Бигиев лабораториясенең каталогы булдырылды
Төркия Милли китапханәсендә Муса Бигиев лабораториясенең каталогы булдырылды

Төркия Милли китапханәсендә Муса Бигиев лабораториясенең каталогы булдырылды

Төркия Милли китапханәсендә мәшһүр татар фәлсәфәчесе һәм дин белгече Муса Бигиевнең шәхси лабораториясе каталогын төзү эше тәмамланды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасына сылтама белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Тарих фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясенең Петр I исемендәге Антропология һәм этнография музееның (Кунсткамера) фәнни юнәлеше җитәкчесе, Ислам мәдәнияте музее директоры Ефим Резван «Бигиев укулары» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында шулай дип белдерде. Каталогка мәшһүр фикер иясе үз тикшеренүләрендә таянган һәм танышкан 4 меңгә якын хезмәт кергән.

Ефим Резван фикеренчә, Россиядә әлеге каталогның күчермәсенә ихтыяҗ бик зур булыр иде, аны һәркем файдалана ала торган итеп, мисал өчен, Президент китапханәсендә урнаштырырга мөмкин. Әйтик, мондый каталог Бигиевнең интеллектуаль мирасын тагын да яхшырак аңлау мөмкинлеге тудырыр иде.

Шулай ук әдәбият каталогын бер илдән икенчесенә тапшыруга бәйле әлеге вакыйга, сәяси акт төсмерен дә алып, бөек җәдитнең мирасына тагын да зуррак аудиторияне (шул исәптән яшьләр арасында да) җәлеп итәр, шул рәвешле академик тикшеренүләрнең яңа юнәлешләрен булдырырга этәргеч бирер иде, диелә хәбәрдә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*