tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гаилә” мәчетендә Татарстан мөфтиенең вәгазь кичәсе булачак
“Гаилә” мәчетендә Татарстан мөфтиенең вәгазь кичәсе булачак

“Гаилә” мәчетендә Татарстан мөфтиенең вәгазь кичәсе булачак

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 5 нче көнендә, Казанның “Гаилә” мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазь кичәсе узачак. “Гаилә” мәчетендә күренекле дин әһелләре белән ачык лекцияләр, вәгазь кичәләре үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Ел саен “Гаилә” мәчете мәхәлләсе белән очрашуларда Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша. Бу юлы очрашуның мәртәбәле кунагы гаилә кыйммәтләре, татар дин галимнәренең мирасы, ислам динендәге актуаль мәсьәләләр буенча мәхәллә халкына вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерәчәк, катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Дәрес вакытында шулай ук Сөннәтне һәм Хәнәфи мәзһәбен, татар гореф-гадәтләрен һәм туган телебезне саклау, әти-әнигә, өлкәннәргә карата хөрмәт, туганлык җепләрен югалтмау, кардәшлек хаклары һ.б. темаларга нәсыйхәтләр бирү көтелә.

Вәгазь 18.00 сәгатьтә башлана, барлык теләүчеләр чакырыла. Очрашуга “Гаилә” мәчетенең һәм Диния Нәзарәтенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларыннан да кушылырга мөмкин булачак. Мәчеткә килүчеләрдән санитар таләпләрне үтәүләре, маскадан булулары, социаль аралыкны саклап утырулары таләп ителәчәк.

«Гаилә» мәчетендә Камил хәзрәт аның каршысында салынучы Ислам үзәге төзелешен дә караячак, дин нигезләрен үзләштерүче укучылар белән аралашачак. Бүгенге көндә “Гаилә” мәчетендә 43 төркемдә 400дән артык кеше дин нигезләре буенча гыйлем ала. Алар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, мәктәп балалары да, олылар да бар. Шушы курсларда гыйлем бирүче остазлар өчен ай саен ачык семинарлар оештырыла. Шулай ук айга бер “Вәгазь кичәләре” уздырыла, аларның кысаларында күренекле дин әһелләре мәхәллә халкы белән очраша. Һәр каникул саен мәктәп балалары өчен Ислам дине һәм әдәп-әхлак нигезләре буенча курслар уздырыла. Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максаты белән “Гаилә дәресләре” үткәрелә, “Адәм белән Һава” танышу һәм гаиләләрне саклау үзәге эшләп килә. Мәчет тарафыннан шулай ук “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсы, “Нәселебез шәҗәрәсе”, “Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” бәйгеләре, төрле конференцияләр, түгәрәк өстәлләр уздырыла.

Шунысы игътибарга лаек, “Гаилә” мәчете “Изге әманәт” бәйгесендә “Гаилә кыйммәтләрен саклау буенча татар телле проектларны тормышка ашыручы иң яхшы мәчет” номинациясендә җиңүче булды. Конкурс ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан оештырылды. Әлеге бәйгегә нәтиҗәләр 1нче декабрь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ясалды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*