tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Екатеринбургның татар эшкуарлары белән очрашты
Данис Шакиров Екатеринбургның татар эшкуарлары белән очрашты

Данис Шакиров Екатеринбургның татар эшкуарлары белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Екатеринбург татарлары белән очрашты. Казанга Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина җитәкчелегендә IT технологияләр, мультимедиа, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше тармагы хезмәтчәннәре килде.

Башкалага сәфәрнең төп максаты булып җитештерү предприятиеләре белән танышу, алга таба хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешүләр төзү торды. Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең бер юнәлеше – татар эшкуарларын берләштерү, аларның үзара файдалы хезмәттәшлеген җайга салу. Шуннан чыгып, бүгенге очрашуда Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү Ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев та катнашты. Ул кунакларга бизнесменнар өчен төрле мәйданчыклар, якын арада узачак форумнар хакында сөйләде һәм урыннарда эшмәкәрләр белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әңгәмә барышында мәгълүмати җир банкын булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде.

Очрашуның модераторлары буларак Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айдар Абдрахманов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленария Мөслимова чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*