tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре төрек телендә басылып чыкты
Төркиядә Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре төрек телендә басылып чыкты

Төркиядә Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре төрек телендә басылып чыкты

Төркиядә яшәүче милләттәшебез, Карс шәһәрендәге «Кавказ» университеты галимәсе Чулпан Зариф-Четин язучы Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, җыентык рәвешендә чыгарды. Китап «Галимҗан Ибраһимов. Сайланма әсәрләр» дип атала. Әлеге басмада әдипнең «Көтүчеләр» хикәясе, «Алмачуар» һәм «Татар хатыны ниләр күрми» повестьлары урын алган.

Китапның кереш сүзендә Чулпан Зариф-Четин төрек укучыларын Галимҗан Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып, китапка кертелгән әсәрләрнең сәнгати кыйммәтен һәм әдәби көчен анализлаган.

Җыентык Төркиядәге Евразия Язучылар берлегенең «Бәнгү» китап нәшриятында басылган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*