tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә «Милләт аналары» дип исемләнгән җыелыш узачак
Төркиядә «Милләт аналары» дип исемләнгән җыелыш узачак

Төркиядә «Милләт аналары» дип исемләнгән җыелыш узачак

7 декабрь көнне Төркия башкаласы Анкарада Аяз-Таһир Төркистан Идел-Урал фонды каршында «Милләт аналары» исемле җыелыш узачак. Бу хакта Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Язучы һәм тәрҗемәче Роза Корбан «Татар язучысы, педагог Мәхбүбҗамал Акчурина тууына 150 ел тулу уңаеннан», Хаҗы Байрам Вәли университеты укытучысы Ышылай Сава «Шәфика Гаспралы – Төрки дөньяның якты йөзе», Аяз-Таһир Төркистан Идел-Урал фонды җитәкчесе Түлай Дуран «Профессор Сәгадәт Чагатай» исемле чыгыш ясаулары көтелә», – диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова әйтүенчә, чыгышлардан соң спикерлар тыңлаучылар, килгән кунаклар белән фикер алышачак.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*