tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр Шекспирның моңарчы татарча куелмаган әсәрен сәхнәләштерә
Яшьләр Шекспирның моңарчы татарча куелмаган әсәрен сәхнәләштерә

Яшьләр Шекспирның моңарчы татарча куелмаган әсәрен сәхнәләштерә

Татар театры тарихында беренче мәртәбә Шекспирның «Цимбелин» пьесасын 4 һәм 6 декабрьдә карап булачак. Аны Казан театр училищесының Уку театры сәхнәсендә (Профсоюзная урамы, 19) куячаклар. Әсәрне Луиза Янсуар тәрҗемә иткән.

4 декабрь – 14.30
6 декабрь – 18.00

Ни өчен пьеса «Цимбелин» дип атала? Бу сорауга җавапны беркайчан да таба алмабыз. Автордан инде сорап булмый, хәер, ул авторның кем булуы – үзе дә ачык мәсьәлә булып кала бирә.

Сюжет буенча, Цимбелин – бүленгән Британиянең кырыс хакиме. Аның кызы һәм варисы Имогена, әтисеннән яшереп, фәкыйрь Леонатка кияүгә чыга. Әтисе моңа түзми, ачудан Леонатны патшалыктан сөрә… Каһарманнарга дөньяның кырыс һәм аяусыз булуын танырга, язмышлары өчен җаваплылыкны үз кулларына алырга, тормышта үз юлларын табарга өйрәнергә туры киләчәк.

Режиссер: Резеда Гарипова.
Тәрҗемәче: Луиза Янсуар.
Рольләрдә: Казан театр училищесының 4 курс актерлары (татар бүлеге). Курсның сәнгать җитәкчесе: Зөлфәт Закиров.
Актерлык осталыгы буенча педагог: Резеда Гарипова.
Спектакль татар телендә (тәрҗемәсез) 2 сәгать 10 минут бара, антракт белән.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*