Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә татар фотографы Мәсут Арсланбәкнең «Давыл» дигән күргәзмәсе ачылды
Төркиядә татар фотографы Мәсут Арсланбәкнең «Давыл» дигән күргәзмәсе ачылды

Төркиядә татар фотографы Мәсут Арсланбәкнең «Давыл» дигән күргәзмәсе ачылды

Анкараның Кызылай метро сәнгать галереясендә татар фотограф-сәнгатьчесе Мәсут Арсланбәк үзенең фото-күргәзмәсен ачкан. Бу хакта Анкарада яшәүче Төркия милләте вәкиле Ләвәнт Булут сөйләде.

«Анкарада инглиз теле укытучысы белгечлегенә, соңрак мәгариф факультетында укыдым. Төркия парламентында 38 ел хезмәт куйдым. 2012 елда пенсиягә чыктым. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Кечкенә вакытта мәктәптә фотограф клубы бар иде, шул вакытта ук беренче дәресләр алдым, аклы-каралы фотолар эшләдем. Хәзер вакытым күп, яхшы аппаратлар алдым. Портрет, табигать, музейларны фотога төшерергә яратам», — ди Мәсут Арсланбәк.

Фотограф гаиләсен 1952 елда Кытайдан Төркиягә күченгәнлеген, Анкарада җирләшкәнлеге турында сөйләде. «Әтием татар язучысы Гаяз Исхакый белән бергә „Милли юл“ һәм „Милли байрак“ газеталарын чыгарганнар. Безнең өйдә милли мәсьәләләр темасына күп сөйләшәләр иде», — дип искә ала ул.

«Алты иптәш бергәләп күргәзмә эшләдек, һәрберебезнең темалары аерыла. Минеке „Давыл“ дип атала. Күргәзмә 14 мартка кадәр барачак», — диде Мәсут Арсланбәк.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*