tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә татар студентлары өчен ифтар уздырылды
Төркиядә татар студентлары өчен ифтар уздырылды

Төркиядә татар студентлары өчен ифтар уздырылды

Төркиядә татар студентлары өчен ифтар уздырылды

28 мартта Истанбулда Төркиянең югары уку йортларында укучы студентлар һәм актив яшьләр өчен ифтар узды. Чарага Истанбул, Әнкара, Гәбзә, Бурса һәм башка шәһәрләрдән 70-тән артык студент катнашты. Чараны Татарстанның Төркиядәге Вәкаләтле Вәкиллеге белән “Татарстан” Сәүдә Йорты берлектә оештырды.

Очрашу барышында киләчәккә планнар, шул исәптән, Төркиядә татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга багышланган чаралар уздыру турында фикер алышынды.

Искәртеп әйткәндә, Төркиядәге татар яшьләре даими рәвештә төрле чаралар уздыра: мисал өчен, һәр шимбә саен татар телендә китап клубы, һәр пәнҗешәмбе көннәрендә өстәл уеннары клубы җыела, ә якын шимбәдә, 1 апрель, “Чикләвек” квизы планлаштырыла.

Чыганак: tatturk.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*