tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Белем” радиосының “Бездә кунак” тапшыруында кунакта – Булат Ибраһимов
“Белем” радиосының “Бездә кунак” тапшыруында кунакта – Булат Ибраһимов

“Белем” радиосының “Бездә кунак” тапшыруында кунакта – Булат Ибраһимов

28 мартта “Белем” радиосының “Бездә кунак” тапшыруында кунакта – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендиаты, «Йолдызлы билет» халыкара әдәби һәм Муса Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты, популяр шагыйрь Булат Ибраһим булды.

Тапшыруда шагыйрь мәктәп еллары, университетта уку вакытындагы һәм тулай торактагы тормышы, иҗат дөньясына аяк басуы турында сөйләде. Каләм тибрәтүче балалар һәм яшүсмерләргә үзенең киңәшләрен җиткерде.

Бу киңәшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

  1. Иҗат итә башлагансыз икән, үзегез булып калыгыз. Кемгәдер охшарга тырышмагыз. Һәрбер иҗатчының үзенең кабатланмас өслүбе – стиле булырга тиеш.
  2. Һәрдаим китаплар укырга кирәк. Нәрсәдер беләм дип кенә түгел. Сүз байлыгын арттыру өчен, матур чагыштырулар тудыра алу өчен кирәк ул.
  3. Дөнья сәнгате белән танышу. Һәрбер халыкның күп гасырлык үз сәнгате, тарихы бар. Иҗатчы кеше төрле халык вәкилләренең классик әсәрләре белән таныш булса бер дә комачау итмәс.
  4. Миңа бу киңәшне, әдәбият мәйданына юл ачкан остазым шагыйрә Шәмсия Җиһангирова биргән иде. Сезнең белән дә бүлешәм. Нинди генә авыр көннәр булса да, язудан туктамыгыз. Нәрсәгә инде миңа бу язу дигән уйны читкә этәрегез. Шул чорны җиңеп чыксагыз уңыш үзен озак көттермәс.

Чыганак: radio.belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*