tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта “Җомга көне” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар
Мамадышта “Җомга көне” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Мамадышта “Җомга көне” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Рамазан аеның 8нче көнендә (30нчы мартта), Мамадышта мәдәният йортында “Яңарыш-Возрождение” районкүләм динара фестивале кысаларында “Җомга көне” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде.

“Җомга көне” бәйгесендә ике меңгә якын бала һәм яшүсмер катнашты. Алар үз эшләрен өч номинация буенча тәкъдим итте: “Декоратив-гамәли иҗат”, “Сынлы сәнгать” һәм “Сәнгатьле сүз”. Мамадыш районы башлыгының махсус бүләге дүртенче номинация булды. Ул ике катнашучыга бирелде – “Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет мәгариф учреждениесеннән Ульяна Шимановага һәм Көек-Ерыкса урта мәктәбеннән Булат Һадиевка.

“Яңарыш-Возрождение” фестиваленең икенче этабы җиңүчеләре һәм призерлары Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев һәм үзәк мәчет имамы Наил хәзрәт Вахитов кулыннан истәлекле дипломнар һәм акчалата премияләр алды.

Түбәндә бүләкләнүчеләрнең исемлеген китерәбез.

“Декоратив-гамәли иҗат” номинациясе.

Яшь төркеме: 4-7 яшь

1 урын – Гаффарова Зәлия, 4 яшь, “Миләшкәй” балалар бакчасы.

1 урын – Гасимов Солтан, 5 яшь, “Радуга” балалар бакчасы.

2 урын – Шәкүрова Зилә, 5 яшь, “Миләшкәй” балалар бакчасы.

2 урын – Хөсәинова Мәдинә, 5 яшь, Югары Ушма балалар бакчасы.

3 урын – Хәбибрахманова Алсу, 4 яшь, “Бәләкәч” балалар бакчасы.

3 урын – Мөбарәков Тимур, 5 яшь, “Светлячок” балалар бакчасы.

3 урын – Сафиуллин Рөстәм, 6 яшь, “Бәләкәч” балалар бакчасы.

3 урын – Хәмидуллин Данил, 6 яшь, “Светлячок” балалар бакчасы.

3 урын – Рәхимов Солтан, 4 яшь, “Теремок” балалар бакчасы.

Яшь төркеме: 7-10 яшь

1 урын – Гәрәев Самат, 7 яшь, Көек-Ерыкса мәктәбе.

2 урын – Мөхәммәтҗанов Ислам, 9 яшь, “Академик К.А.Вәлиев” исемендәге 2нче лицей”.

2 урын – Йосыпов Рәзил, 9 яшь, Красногорский мәктәбе.

3 урын – Мөгътәсимова Рәйна, 8 яшь, 1нче мәктәп.

Яшь төркеме: 11-14 яшь

1 урын – Баязитова Алинә, 13 яшь, 4нче мәктәп.

2 урын – Абдуллина Айсылу, 13 яшь, 4нче мәктәп.

3 урын –  Минһаҗова Рузилә, 14 яшь, Шәдче мәктәбе.

Яшь төркеме: 15-18 яшь

1 урын – Нәбиуллина Зилә, 15 яшь, 3нче мәктәп.

3 урын – Карманова Софья, 15 яшь, “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Надежда” социаль приюты”.

“Сынлы сәнгать” номинациясе.

Яшь төркеме: 4-7 яшь

1 урын – Габидуллина Гайшә, 4 яшь, “Аленушка” Красногорский балалар бакчасы.

1 урын – Мөхетдинова Амалия, 6 яшь, “Ләйсән” балалар бакчасы.

2 урын – Сәйфиева Ралинә, 6 яшь, “Ләйсән” балалар бакчасы.

2 урын – Хәсәнова Әкълимә, 4 яшь, “Ләйсән” балалар бакчасы.

3 урын – Кәрамиева Алия, 6 яшь, “Кояшкай” балалар бакчасы.

“Яңарыш” фестиваленең икенче этабы Мамадыш районыннан 2000 катнашучыны берләштерде. “Яңарыш” – Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның авторлык проекты. Аның максаты – православие һәм мөселман яшьләренең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен үстерү. Быел фестиваль дүртенче тапкыр үткәрелде. 10нчы гыйнварда аның беренче этабы – “Раштуа йолдызы” бәйгесе тәмамланды, аңа Мамадыш районыннан барлыгы 2000гә якын эш тәкъдим ителде.

Фото: mamadysh-rt.ru

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*