tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тормыш юлы китап итеп язарлык
Тормыш юлы китап итеп язарлык

Тормыш юлы китап итеп язарлык

Районда олуг юбилейларын каршылаучы өлкәннәрне өйләренә барып котлау, хөрмәт күрсәтү эше дәвам итә. Сугыш чорын узган, ачлык-ялангачлыкны кичергән, колхозда хезмәтнең иң авырын башкарган өлкәннәрнең берсе – Карамасар авылында яшәүче Мансура әби Миңнуллина.  Акъәби 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

Мансура әби ишле гаиләдә туып-үсә. Әтисе яу кырына киткәндә әнисе алты бала белән ялгыз кала. Ач балаларына аз булса да ризык булыр дип, кесәсенә бер уч бөртек салган Ананы биш елга төрмәгә утырталар. Шул вакытта балаларның иң кечкенәсенә бары тик ике яшь кенә була. Әтиләре сугыштан кайтып ике атна да тормыйча үлеп китә.

“Мансура апагызның тормыш юлын китап итеп язарлык. Әтисез-әнисез калган балалар шул вакытта ничек яшәгәннәрдер, нәрсә ашаганнардыр, ничек исән калганнардыр, күз алдына да китерүе кыен”, – дип җылы итеп сөйли Гыйлаҗ бабай иптәше турында.
Мансура әби Гыйлаҗ бабай белән 73 ел парлы гомер кичерә. Үзләре дә алты бала тәрбияләгәннәр алар. Бүгенге көндә икәүләшеп, бер-берсенә терәк булып, тыныч кына гомер кичерәләр. Балалары да игътибарларыннан калдырмыйлар, күчтәнәчләрен төяп яннарына еш кайтып йөриләр.

Ландыш Гайнуллина

apastovo.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*